“Мин татарча сөйләшәм”
“Мин татарча сөйләшәм”. Шул исемдәге республика акциясенә бүген Әлмәтнең 2 санлы гомуми урта белем бирү мәктәбе кушылды. Акциядә катнашкан һәр кешегә эмблема, шулай ук танышу-аралашу өчен кулай кыска сүзлек бүләк иттеләр. Боларны балалар шәһәр урамнарында да тараталар, таныш түгел узгынчылар белән татар телендә аралашу акциянең максаты.



Укучыларның 20 процентка якыны гына татар милләтеннән булган бу мәктәптә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе быел беренче тапкыр оештырыла. Тәүге булуга карамастан аны колачлы итеп оештырырга уйлаганнар. Мәгариф учреждениесендә белем бирүче 9 татар теле мөгәллиме 9 төрле чара оештыра. “Әлмәт әдипләре” циклыннан балалар өчен шигырьләр язуы белән танылган Резедә Фәрхетдинова белән очрашуга бу юлы 5 сыйныф укучылары 29 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне дә чакырган. Моннан тыш, башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләрен сәхнәләштергәннәр. Урта сыйныф укучылары “Табышмак әйтәм, җавабын тап”, “Туган телем иркә гөлем” кебек чаралар белән үзләренең телне ни дәрәҗәдә белүен танытмакчы. “Укучылар дәрестә дә, сыйныфтан тыш чараларда да теләп катнаша, ата-аналар тарафыннан да татар теленә карата кырын караш юк. Моның бер сәбәбе — укытучыларның дәресне кызыклы итеп оештыра белүендәдер, ди” мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары Лилия Фәрхетдинова.

Мәгълум булганча, 2006 нчы елдан бу акция республика күләмендә аеруча шәһәрләрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү максатын күз уңында тотып оештырыла.

Бүгенге чараларга “Туган телемдә сөйлим, туган телемдә җырлыйм мин” дигән концерт белән нокта куячаклар. Ә менә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

Информация любезно предоставлена сайтом http://almetyevsk.tatar.ru

Смотрите также

Дата публикации: 29 марта 2012


Будьте в курсе всех новостей Альметьевска valmete.ru, подписывайтесь на рассылку по RSS (http://valmete.ru/feed/rss). Ждем ваших комментариев здесь или на форуме Альметьевска.